Минзәлә районының урак батыры — Андрей Кауров
Көн темасы

Минзәлә районының урак батыры — Андрей Кауров

Урып-җыюның иң кызган, иң мәшәкатьле һәм иң күңелле чагы.

Кыр корабларын иярләүче уңган комбайнчылар көннәрнең аяз торуыннан файдаланып, тагын да тырышыбрак, дәртләнеп эшлиләр. Уракта «Калморза» хуҗалыгының 8 комбайнчысы да район комбайнчылары арасында иң алдынгылар рәтендә. Аларның һәрберсенең эш күрсәткече 1500 тоннадан артык. Тиздән аларның һәрберсенә район башлыгының премиясе тапшырылачак.

Бүгенге урак батыры — Андрей Кауров. «Калморза» хуҗалыгының калган комбайнчылары да аннан калышмыйлар. Андрей дистә елдан артык комбайнны иярли һәм елның-елында сынатмый, ул быелгы уракта да 1618 тонна ашлык суктырырга өлгерде.

Исегезгә төшерәбез, Минзәлә районында комбайнчыларга премия бирү шартлары расланды.

Фотода –  Андрей Кауров. 

 


Нет комментариев