Минзәлә терлекчеләре тиздән көнлек сөт җитештерүне 400 тоннага җиткерәчәкләр
Районыбызда сөт җитештерү узган елның шул чорына карата 79,5 тоннага арткан.
Минзәлә терлекчеләре көн саен 395,1 тонна сөт савып алалар. Район буенча һәр сыердан уртача 32,7 килограмм сөт савыла.Бер сыердан уртача савым буенча «Заиковский» хуҗалыгына тиңнәр юк, бу хуҗалыкта һәр сыердан 36,6 килограмм сөт савып алына. Бу хуҗалыктан әз генә калышып «Калморза» хуҗалыгы терлекчеләре һәр сыердан уртача 36,4 килограмм сөт җитештерәләр.Һәр сыердан уртача савым буенча да Минзәлә районы терлекчеләре республикада алдынгылар рәтендә. Савылган сөтнең товарлылыгы 96,8 процент тәшкил итә. Районыбыз хуҗалыкларында барысы 12094 баш савым сыеры исәпләнә.
Беренче графа — хуҗалыклар исеме, икенче —17 нче июнь көнне савылган сөт (килограммнарда), өченче — шул хуҗалыкларда узган елның шул чорына карата җитештерелгән сөт (килограммнарда) артык яки ким (-).
Кама беконы 299720 32,4 62877
Шул исәптән:
Коноваловка 284420 32,4 60552
Балтай 15300 31,9 2325
Заиковский 23760 36,6 5415
Калморза 16400 36,4 8300
Август-Мензелинск 39520 35,0 -6988
КФХ Ильнур 9303 25,1 4253
Ярд.хуҗ., КФХлар 6400 26,2 2100
Район буенча 395103 32,7 75957
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев