Җирле үзидарәләрнең бәйрәме район мәдәният сараенда тантаналы төстә үтте.
Әлеге бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов лаеклы өлеш керткән ветераннарны һәм әлеге тармакта хезмәт куйган хезмәткәрләрне профессиональ бәйрәм белән тәбрикләде.
Марат Кәримов рәхмәт сүзләрен ирештереп:
«Көн саен халык иминлеге хакына тырышып эшләгән һәр хезмәткәргә ихлас рәхмәтемне белдерәсе килә. Кешеләрнең гозер-үтенечләрен тыңлау, аларны борчыган мәсьәләләрне чишү, зур сабырлык, тырышлык таләп итә. Бүгенге көндә шәһәребез һәм 19 авыл җирлеген берләштергән районыбызда да халык мәнфәгатьләрен кайгырту иң алгы планга куела».
Тантана кысаларында иң яхшы җирле үзидарә хезмәткәрләрен бүләкләү булды. Алар өчен район мәдәният сарае хезмәткәрләре яхшы концерт куйдылар.
Нет комментариев