24 июльдә сәгать 17:00дә ХПП микрорайонында (Социалистик һәм Елга урамнары киселешендә) «Күршеләр бәйрәме» узачак.
Кунаклар өчен бай һәм кызыклы программа әзерләнгән:
* декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе;
* осталык дәресләре;
* спорт ярышлары;
* балалар һәм өлкәннәр өчен күңелле бәйгеләр;
* батутлар;
* иҗат коллективлары һәм җирле талантлар чыгышлары;
* күңелле музыка, күтәренке кәеф һәм җылы атмосфера.
Бәйрәмдә шулай ук сәүдә нокталары да эшләячәк.
Барыгызны да гаиләләрегез белән бәйрәмгә чакырабыз! Күршеләр белән аралашып, күңелле ял итеп, уңай хис-кичерешләр тупларга мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз!
Нет комментариев