Минзәләдә урман фонды эшкәртелмәгән җирләр хисабына артачакмы?
Көн темасы

Минзәләдә урман фонды эшкәртелмәгән җирләр хисабына артачакмы?

Район хакимиятенең утырышлар залында Минзәлә урманчылыгы һәм Минзәлә урман хуҗалыгының 2023 елгы эш йомгаклары, 2024 елга бурычлар, янгын куркынычсызлыгы һәм урман культурасы чорына әзерлек буенча киңәшмә узды.

Урманчыларның йомгаклау киңәшмәсе Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов катнашында үтте. Киңәшмәдә авыл җирлеләре башлыклары, Минзәлә урманчылыгына караган биш урманчылык урманчылык хезмәткәрләре, районның төрле ведомство җитәкчеләре катнашты. Киңәшмәгә килүчеләрне Минзәлә район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов сәламләде.

Әлеге киңәшмәдә «Минзәлә урманчылыгы» һәм «Минзәлә урман хуҗалыгы» учреҗдениеләре хезмәт коллективының узган елга эш нәтиҗәләре белән аларның җитәкчесе-баш урманчы-Айрат Мингазов, һәм Айдар Халиуллин таныштырдылар. Алар урманнарны саклау, карап тору һәм аны үстерү буенча комплекслы эшләрне башкаруга дәүләт йөкләмәләре үтәү нәтиҗәләренә тукталдылар, барлык төп күрсәткечләр буенча мәгълүмат бирделәр. 

Урманчылар Илгизәр Наил улына мөрәҗәгать итеп урманнарга барып җитү өчен махсус техника: хәзерге заман таләпләренә җавап бирә торган моторлы көймә, квадратцикл сорадылар. Чөнки Илгизәр Зарипов билгеләп үткәнчә, урман хуҗалыгы район өчен зур әһәмияткә ия, ул муниципалитетның социаль —икътисадый үсешенә йогынты ясый. Минзәлә урман хуҗалыгының профсоюз оешмасын җитәкләүче Венера Фастеева да хисап тотты. Урынбасар билгеләп үткәнчә урман хуҗалыгында профсоюз әгъзалары саны азрак һәм аларга профсоюз оешмасыннан ял йортларына ял итәргә юллма бирелмәгән. Юллама бирелгән очракта юллама бәясенең 30 проценты профсоюз әгъзасына кире кайтарыла. Әле тагын профсоюзда әгъза булып торганнарга 50 шәр мең сум күләмендә бернинди процентсыз акча да бирелә икән. Мондый процентсыз акча бирүне берәү дә белми. Мондый мөмкинлектән шулай ук бер кеше дә файдаланмаган. Әтрәкле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Газизҗанов җирлек территориясендәге җирләрдә, урман буйларында, чокыр-чакырларда, яр буйларында агачлар үсә, аны урман фондына тапшырып булмасмы, дигән соравын җиткерде. Шулай җирлектә яшәүчеләр мал-туар асрауны киметте, терлек кимегәч болынлыклардан печән чабучы юк, мал-туар йөрмәгәч 5-6 елдан төрле агачлар, куаклар пәйда була.


Нет комментариев