Минзәләнең 8нче санлы балалар бакчасында “Халык мозаикасы” фестивале узды
Әлеге бәйрәм чарасы 2023 елда Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында үтте.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Шәһәребезнең 8нче “Кояшкай” балалар бакчасында узган “Халыклар мозаикасы” фестивалендә әти-әниләр, тәрбиячеләр һәм балалардан торган 4 команда рус, татар, мари һәм чегән милләтләрен тәкъдим иттеләр. Үз чыгышларында алар үзләре сайлап алган милләтнең килеп чыгу тарихы, кайда яшәүләре, милли киемнәре, ризыклары, җырлары һәм биюләре, гореф-гадәтләре белән таныштырдылар.
Фестивальгә тамашачы һәм бәя бирүчеләр буларак чакырылган районның мәктәпкәчә белем бирү бүлеге баш белгече Ләйсән Лобанова, район мәгариф бүлеге методисты Нәсимә Шаһиева чараның нык әзерлек һәм зур оешканлык белән узуын билгеләп үттеләр.
Чыннан да, бу гади генә чара түгел, ә чын мәгънәсендә дуслык һәм бердәмлек бәйрәме булды ул: тәрбиячеләр, ата-аналар, балалар бердәмлеге, төрле милләт вәкилләренең дуслыгы. Һәр төркем үзләре сайлап алган милләтне ачып бирү өчен максималь дәрәҗәдә көч куйганы күренеп тора: махсус тегелгән милли костюмнар, телеңне йотарлык итеп әзерләнгән ризыклар, атрибутлар – барысы да моңа ачык дәлил.
Флера Спиридонова, балалар бакчасына йөрүче баланың әбисе:
–Зурлар группасына оныгым йөри. Мин аны бакчага да үзем илткәлим, барып алам. Бакчада узган бәйрәмнәргә дә рәхәтләнеп киләм. Бүгенге бәйрәм миңа бик ошады. Балаларга да, ата-аналарга да сокланып карап утырдым, тәрбиячеләребез дә һәрвакыт актив, иҗади, идеяләре ташып тора.
Анна Тюрина, зурлар төркемнә йөрүче баланың әнисе:
–Әлеге чара узасын белгәч, тәрбиячебез белән бергә нинди милләт вәкилен сайлау хакында озак уйладык, сайландык һәм бай тарихлы чегән милләтенә тукталдык. Костюмнар табу, милли ашларын пешерү авыррак булды әлбәттә, чөнки аларның костюмнары күптөрле, конкрет кына ризыклары да юк. Чараның гади генә чара булмавын, ә зур бәйрәм булуын искә алып без милли ризык буларак торт пешерергә булдык. Балаларга костюмнарны ата-аналар текте. Без үз чыгышыбыздан канәгать.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев