Минзәлә имам-мөхтәсибе ГТО тапшырды
Әлеге спорт чарасы Татарстан Республикасының Чистай шәһәрендә үткәрелде.
(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)
Минзәлә районы имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков республикабызның мөселман дин әһелләре белән бергә ГТО нормативлары тапшырды.
Чистайда 15 сентябрь көнне узган әлеге чарада Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан имам-мөхтәсибләр, ТР Диния Нәзарәте аппараты һәм аңа караган оешмалар вәкилләре - барлыгы 70 тән артык кеше - үзләренең физик әзерлекләрен тикшерделәр. ГТО тапшыручылар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар иде.
Рәмзил хәзрәт Садыйков:
- Без җиңел үзебезнең осталыкларыбызны йөгерү, атлетика, көч күнегүләре, йөзү, пневматик винтовкадан ату, граната ыргыту, гимнастика буенча тикшердек. Нәтиҗәләр соңрак билгеле булачак, иң осталар алтын, көмеш, бронза знак белән бүләкләнәчәк.
безнең өстәмә
Чистай районында шулай ук 16 сентябрь көнне ТР Диния Нәзарәтенең күчмә Пленумы да узды.
Организацион сораулар белән беррәттән, әлеге пленумда киләсе елга билгеләп үтелүче Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына әзерлек мәсьәләсе дә каралды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев