Минзәлә районында пайчылар тугызар центнер бодай алдылар
"Август" компаниясе җирләреннән файдаланган өчен пай хуҗаларына бодай таратты.
Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Аю авылындагы ындыр табагына Аю гына түгел, Мәлкән, Иске Маҗын, Воровский авыл җирлекләрендә яшәүче пайчылар да килде.Агрохолдинг пайчыларга 200 тонна бодай өләшәчәк.Авылларда пай өлеше төрлечә.Шуңа, гаделлекне саклау өчен бодайны гектарына 80 килограмм күләменнән бүлгәнгәннәр, килешү нигезендә.
Айрат Галимов, Аю авылы җирлеге башлыгы:
-Безнең авылларда яшәүче 405 кеше ашлыклы булды.Шуңа мал саны кимемәс дигән өмет бар.Килешүдә салам бирү хакында да пункт бар иде.Быел салам урнына һәр пай хуҗасына берәр центнер ашлык өстәделәр.Бездә бер пайга 8,7 гектар җир туры килә.
Бездәге булган мәгълүматлардан күренгәнчә, акчалата алырга теләүчеләргә үз өлешләрен бер гектарга 800 сумнан исәп- хисап ясаганнар.Заиковский хуҗалыгында, мәсәлән, пай өлешен итләтә алучылар да булган.
Бүгенге көндә фәкать Мензелинские зори хуҗалыгы гына пайчыларга үз өлешләрен бирергә өлгермәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев