Минзәлә районында печән хәзерләү техникасын кабул итәчәкләр
Көн темасы

Минзәлә районында печән хәзерләү техникасын кабул итәчәкләр

Район хуҗалыклары механизаторлары яңгырлы көннәрдә дә эшсез тормыйлар. Алар терлек азыгы әзерләү техникаларын төзекләндерү белән мәшгүльләр.

Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ")

Әле хуҗалыкларда башкарасы эшләр шактый.”Кама беконы” ҖЧҖ һәм “Заиковский” хуҗалыгында барлык техникалар да печән чабу-җыю эшенә әзер, механизаторлар бу мөһим кампаниягә старт бирелгәнне генә көтәләр.  Ә кайсыбер хуҗалыкларда кышлык азык хәзерләүгә җитди карап, барлык механизация  машиналары күпьеллык үлән басуларына кереп китәрлек итеп комплектлаштырылган.  Ә кайбер КФХларда чапкычларны төзекләндереп бетерәсе, запас частьларны табып алып кайтып куясы бар. Май азагында районыбызга Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының вәкилләреннән торган комиссия терлек азыгы әзерләү техникасын кабул итәргә киләчәк.

Сан. Районда барысы 12-куәтле терлек азыгы хәзерләү комбайны, 20- асылмалы чапкычлар,10-үзйөрешле чапкычлар, 17- тырма һәм печән әйләндергечләр, 25-печән төргеч, трамбовкалау өчен 15 трактор, сенаж-силос ташу өчен 10 берәмлек “КамАЗ” автомоюиле, 5 берәмлек МТЗ-1221 тракторы,  4 берәмлек ПС-25тонналы арба, 2 берәмлек МТЗ-82 тракторы һәм 3 берәмлек ПТБ-40 арбасы бар.

 


Нет комментариев