Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында православие динендәгеләр Хач мануны билгеләп үтә

Бу бәйрәм белән бәйле гореф-гадәтләрнең берсе- гыйбадәтханәләрдә су изгеләндерү.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ”)

Минзәлә шәһәренең Никольский соборында Хач ману хөрмәтенә бәйрәм литургиясе узды. Гыйбадәт кылуны иерей Роман Храмутичев үткәрде.

Православие динендәгеләргә мөрәҗәгать итеп, иерей билгеләп үтте:

- Хач ману 12 бөек бәйрәмнең берсе, безнең өчен тарихи вакыйга. Бу бәйрәмдә без тәүбә кылу турында онытырга тиеш түгел, чөнки Раббыбыз яныбызда, һәм ул без аңа йөз белән борылсын өчен барысын да эшли.

Хач ману бәйрәме белән гыйбадәтханәләрдә, православие динендәгеләр ышанулары буенча, шифалы үзлекләргә ия булган су изгеләндерү традициясе бәйле. Соборда да изгеләндерелгән су артыннан чират барлыкка килде.

Ольга Витковская:

- Бу изге көн. Без барлык гөнаһлардан чистарынабыз, изге су аркасында шифа алабыз.

Татьяна Бочкарева:

- Барлык православие динендәгеләрне Бөек Хач ману бәйрәме белән котлыйбыз. Барлык кешеләргә дә сәламәтлек, Ходай рәхмәте, барлык гаиләләргә дә иминлек телим, балалар борчу китермәсен, ата-аналар исән-сау булсын. Ә хәзер – бәкегә..

Исегезгә төшерәбез, районда су коену 3 урында – Минзәлә шәһәрендә Минзәлә елгасы яр буенда, Коноваловка (фотолар - әлеге мәкалә астындагы галереяда) һәм Рус Мөшеге авылларында оештырылган иде.

Шулай ук рухани Евгений Лазарев Казан Изге Ана чиркәвендә литургия, аннан соң Яңа Маҗын һәм Николаевка авылларында су изгеләндерү үткәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев