Россия Дәүләт Думасына сайлауларда Минзәлә районында яшәүчеләр 50 участокта тавыш бирәчәк.
Илдус Шаһиев, “Минзәлә-информ”
Аларның әзерлеге хакында безгә район хакимияте аппараты җитәкчесе Аида Биктимерова сөйләде:
-Безнең районда 50 сайлау участогы бүгеннән эшли башлады. Участок сайлау комиссияләре Ковидка каршы индивидуаль саклау чаралары белән тәэмин ителгән. Районда бүгенге көндә 21157 сайлаучы теркәлгән. Иң аз санлы участок Рус Каран авылында, иң күбе - авыл хуҗалыгы техникумы урнашкан сайлау участогында.
Социаль челтәрләрдәге шәхси аккаунтлардан күренгәнчә, райондашлар сайлауларның беренче көнендә, беренче сәгатьләрдә үк участокларга килә башладылар.
Нет комментариев