Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында язгы кыр эшләре көндәлеге

Язгы кыр эшләрендә “Калморза” хуҗалыгы игенчеләре әйдәп баралар. Аларда күпьеллык үләннәрне һәм көзге культураларны өстәмә тукландыру, тырмалау, дым каплату төгәлләнде.

Бу хуҗалык 1203 гектар- арпа, 207 гектар- берьеллык үләннәрне, 359 гектарда борчакны да чәчеп бетерде һәм барысы 2193 гектарда иртә сабанашлык культуралары чәчәргә өлгерде. Иртә сабан культуралары чәчү 42 процентка башкарылды.

 Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә районыбыз хуҗалыкларында көзге культуралар-9762, күпьеллык үләннәр-1949 гектарда өстәмә сый алган, шулай ук көзге чәчүлекләр-6233, күпьеллык үләннәр-3837 гектарда тырмаланган, дым каплату 39250 гектарда башкарылган.  Язгы чәчү өчен  орлыкның  6563 тоннасы  инкрустацияләнгән.  “Мензелинские зори” агрофирмасы игенчеләре 1221 гектарда арпа чәчтеләр. “Мензелинские зори” агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы игенчеләре бүген шикәр чөгендере чәчәргә керешәчәкләр.  Шулай ук Заиковский хуҗалыгы механизаторлары 100 гектар- борчак,70 гектар- берьеллык үләннәр,  250 гектарда арпа чәчтеләр.  КФХлар арасында “Ильнур” КФХсы механизаторлары алда баралар, биредә 185 гектарда арпа һәм 70 гектарда күпьеллык үлән җир куенына иңдерелде.

 -Бүген иң мөһим мәсьәлә-кыска вакыт эчендә көзге чәчүлекләрне тырмалау,   туңга сөрелгән җирләрдә  дым каплатуны тиз арада төгәлләү бурычы тора,-ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илфар Халиков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев