Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районындагы сайлаучылар саны иң күп арткан участок Садак бистәсендә

Минзәлә районында 1983 нче санлы “Садаковская” сайлау участогы –сайлаучылар иң күп арткан участокларның берсе.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
1983 нче сайлау участогы комиссиясе “Шатлык” балалар бакчасында урнашкан. Узган ел Татарстан Президенты сайлауларында участокта сайлауга хокукына ия булган гражданнар саны 800дән бераз гына күбрәк булса, быел аларның саны 100гә арткан һәм исемлеккә 937 кеше кертелгән.
Сайлау участогында мондый күренешнең нәрсәгә бәйле булуы турында сайлау участогы комиссисясе рәисе Надежда Калинина болай диде:
–Садак бистәсендә яңа төзелгән йортлар саны арта бара. Йорт төзеп яңа микрорайонда яши башлаган гаиләләр яшәү урыннары буенча пропискаларын да яңараталар. Шуңа бәйле рәвештә безнең участокта сайлаучылар санының артуы күзәтелә.
Садак бистәсе елдан ел үсә, яңа йортлар салына. Биредә яшәүчеләр өчен уңайлы шартлар тудырыла һәм әлеге мәсьәлә район җитәкчелегенең контролендә тотыла. Әйтик, 2014 елдан бирле 260 урынлы “Шатлык” балалар бакчасы эшләп килә. Халыкка берничә кибет хезмәт күрсәтә. Берничә урында балалар өчен уен мәйданчыклары бар. Биредә нигездә шәхси йортлар. Әлеге микрорайонда электрлаштыру буенча проблемалар юк, үзәкләштерелгән суүткәргеч сузылган, ике ел элек йортларны үзәкләштерелгән канализациягә тоташтыру эше дә башланды. Яңа төзелгән йортларга газ кертү мәсьәләсе дә урыныннан кузгалды. Әле шушы көннәрдә генә сөенечле вакыйганың шаһитләре булды шушы бистәдә яшәүчеләр: яңа газүткәргеч эксплуатациягә тапшырылды, нәтиҗәдә 119 торак җир участогына газ килде, яңа салынган 50 йорт газга тоташтырылды. Бистәдәге яңа йортлар төзеп кергән гаиләләр урам юлларын асфальтлау да озакка сузылмас дип көтәләр. Перспективада бистәдә мәктәп, спорт комплексы кебек социаль объектлар төзү дә күздә тотыла.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев