Татарстан Республикасы Президенты 2018 елда яхшы эшләгән авыл җирлекләре башлыкларына Сергей Юдин (Воровский) һәм Илшат Мәүҗиевкә (Тауасты Байлар) хөкүмәтебез тарафыннан эштә кулланыр өчен “Нива Шевроле” автомобильләре бирде.
Аларга автомобиль ачкычын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Җирлек башлыкларына бу автомобиль оператив мәсьәләләрне хәл итү өчен бик кирәк. Халык белән турыдан туры эшләүче җирле үзидарәләр алдында авылларыбызның киләчәген кайгыртып эшләү, кече һәм урта эшмәкәрлек эшен шәхси хуҗалыкларда шартлар тудырып, терлекләр санын арттыру кебек җитди бурычлар тора. Әйе, авыл халкы белән уртак тел табып, авылларыбыз кешеләрен эшле итәргә, авылда җитештерү күләмен арттыра барып кооперация төзеп, аңа берләшеп эшләү зарури. Ә Минзәлә коррекцион-интернат мәктәпкә автобус балаларны ерак юлларга йөртү бик кирәк.
Нет комментариев