Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә сайлаучылары фикере: тормышыбыз уңай якка гына үзгәрсен

Автомәктәп бинасында урнашкан 1974 нче сайлау участогына сайлаучылар иртәнге 8 гә үк килгәннәр иде.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

РФ Дәүләт Думасына сайлаулар өч көн дәвамында барачак. Шуңа да карамастан, минзәләлеләр тавыш бирүне соңгы көнгә калдырырга теләмәгәннәр: сайлау участогы ачылу белән үк сайлауга килгәннәр. Араларында эшкә барган юлда үз сайлау участокларына кереп тавыш биреп чыккан  эш яшендәгеләр дә, бер карасаң, ашыгыр сәбәпләре булмаган пенсионерлар да бар иде. Участокта коронавирус авыруы белән бәйле барлык санитар-гигиена кагыйдәләре дә саклана. Маска, перчатка, аерым ручкалар бирелә, температура тикшерелә.

Пенсионер Павел Митюшкин сайлауга бәйрәм кәефе белән килгән:

–Сайлауларга һәрвакыт киләм. Эшкә барасы булмаса да иртә торам, менә бүген дә иртән торып машинама утырып килдем бирегә. Сайлауда үз тавышымны бирдем. Тормыш, яшәеш бер урында гына тормый, үзгәрә. Минем теләгем бер – тормышыбыз үзгәрә икән – бары тик яхшы якка гына үзгәрсен. Барыбыз да уңайлы, яхшы тормышта яшик.

Ирле-хатынлы Василий белән Валентина Подолянскаялар да тавыш бирүне соңгы көнгә калдырмаганнар. Иртәнге 8.15 минутта алар үз тавышларын биреп тә чыктылар.

Валентина Подолянская:

–Без бит элеккеге буын кешеләре – һәр нәрсәне үз вакытында эшләргә яратабыз, без шулай тәрбияләнгән. Сайлауга да бүген баруны хуп күрдек. Пенсиядә булсам да әле үзем эшләп йөрим, ирем өйдә генә. Илебез безнең хакта кайгыртсын, пенсияләрне арттырып торсыннар, сәламәт булып, җитеш, мул тормышта яшәсәк иде, дигән теләкләр белән үзем зур өметләр баглаган партиягә тамга куеп чыктым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев