Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә театрында – автор да, режиссер да

Июль урталарында,гадәттәгечә, Минзәлә театры тулы составта җәйге ялларга китә. Әле 1июльдә Болгарга экскурсиягә барабыз, 4юльдә табигатьтә театр сабантуен уздырачакбыз.

Хәзерге вакытта театрга “Бердәм Россия” партиясенең федераль программасы кысаларында “Культура малой Родины” проекты буенча куелачак Зиннур Хөсниярның “Кайту” әсәрен сәхнәләштерү өчен Уфадан режиссер Эдуард Шахов килде. Э.Шахов - Уфа дәүләт сәнгать академиясен тәмамлаган. Мәскәүдә , Анатолий Васильевның “Школа драматического искусства” театрында режиссерлык лабораториясендә, Санкт-Петербургта Владимир Фокинда Александринский академия театрында белемен арттырган. Башкортостанның Салават, Стәрлетамак, Сибай, Уфаның “Нур” театрларында, Оренбург,  Березнеки, Первоуральск, Новокузнецк, Новосибирск, Татарстанда Г.Камал исемендәге Академия театрында, Әлмәт театрында һәм башка күп кенә шәһәрләрдә уңышлы спектакльләр куйган. РФнең ”Алтын  битлек” милли театраль премиясенә берничә әсәре дәгъва иткән.

Режиссер белән бергә әсәрнең авторы, “Сәхнә” журналының баш мөхәррире, шагыйрь, язучы Зиннур Хөснияр да килде. Зиннур Зиятдинович Минзәлә театрының күптәнге якын дусты. Безнең театр сәхнәсендә моңа кадәр аның ике әкияте сәхнәләштерелде. Театр тарихында күп кенә авторлар – Юныс Әминов, Хәй Вахит, Риза Ишморат, Аяз Гыйләҗев, Сәет Шәкүров һәм башкалар һәрчак үз әсәрләрен артистлар белән, режиссер белән киңәшеп, кирәк урыннарын кабат язып эшләгәннәр, аның нәтиҗәсе бары уңай гына булган.Минзәлә театры традицияләрен саклап та, кабат яңартып та эшли торган театр.

    “Кайту”ның премьерасы  яңа, 84нче сезонда булачак.

Нурсибә Адиева,

 театрның әдәби бүлеге мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев