Минзәләдә сугыш ветераны Василий Лесагинны котладылар
Ветеран Ватан ордены, «Германияне җиңгән өчен» медале, юбилей медальләре, күпсанлы Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, Минзәлә-информ") Минзәлә шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Лесагинны Җиңү бәйрәме белән котларга Минзәлә районы башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев килде.
- Сезне район башлыгы Айдар Салахов, шәхсән үземнең исемнән Җиңү бәйрәме белән котлыйм. Сезгә сәламәтлек, имин тормыш телим. Илебез, халкыбыз азатлыгы, киләчәге өчен үз-үзегезне аямыйча көрәшкәнегез өчен зур рәхмәт Сезгә, - дип иң җылы котлауларын ирештереп, Наил Хисамбиев ветеранга район башлыгының котлавын, азык-төлек җыелмасын һәм Җиңү бәйрәме хөрмәтенә яздырылган җырлар белән диск бүләк итте.
Ветеран үзенең әлеге олуг бәйрәмгә кадәр яшәп җитүенә бик шат булуын белдерде, истә тотулары өчен рәхмәтен әйтте. Бүгенге көндә аны социаль хезмәткәр Татьяна Бокова тәрбияләп тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев