Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләгә килүче “Китап” радиосы автомарафонының максаты

Радионың идеясенә, форматына килгәндә, ул – музыкаль, әдәби-мәдәни радио. Аның бөтен идеясе, концепциясе, эчтәлеге – 8 сүзгә: “Һәрбер өйгә таныш көйләр, милли моңнар һәм Китап” шигаренә сыеп беткән.

Исегезгә төшерәбез, 25 октябрьдә Минзәлә шәһәренә “Китап” радиосының автомарафоны киләчәк. Бездә чара сәгать 16.00 дә башланачак. Урынын соңрак хәбәр итәрбез. Һава торышына бәйле төстә үзгәрергә мөмкин.

Автомарафон уңаеннан “Китап” радиосының баш мөхәррире, “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте җитәкчесенең радиотапшырулар буенча урынбасары Алмаз Миргаязов фикере:

Бу автомарафонның максаты – “Китап” радиосының төп мәгънәсен тәшкил иткән матур сүзне, һәрбер өйгә таныш көйләр, милли моңнар һәм китапны пропагандалау. Районнан-районга, авылдан-авылга кереп мондый радио барлыгын, аны җир шарының теләсә кайсы ноктасында тыңлап булуын күрсәтү - аудитория җыю. 

Тагын бер максат - гасырлар буена бергә дус булып яшәгән күршеләр - башкорт һәм татар мәдәниятенең никадәр якын булуын, тыңлаган җырларыбыз, сөйләгән шагыйрьләребезнең никадәр уртак булуын күрсәтү. Без бер үк җырларны тыңлап, бер үк шагыйрьләр, язучылар иҗатында тәрбияләнгән кешеләр!

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның ярдәме белән, ниһаять, 14нче гыйнвар көнне башкалабызда FM 98,6 МГц ешлыгында “Китап” радиосы сөйли башлады. “ТАТМЕДИА” АҖ Мәскәүдәге телерадиоешлыклар уйнатучы Федераль Конкурс Комиссиясендә чыгыш ясап, татар телендә эшләүче әдәби-мәдәни радио булдыру өчен әлеге ешлыкны 2019нчы елның 27нче сентябрендә алып кайткан иде. Шул көннән башлап, кирәкле рөхсәт документларын рәсмиләштерү һәм техник җиһазлау эшләре башланып китте. Радио тапшырулары ФМ-ешлыкта 2020нче елның җәе-көзендә үк тулы көченә башланып китергә тиеш иде. Кызганычка каршы, пандемия шартларында чикләрнең ябык торуы да, рөхсәт бирүче ведомстволарның эш графигына кертелгән үзгәрешләр дә бу срокларны шактый кичектерде.

Радионың идеясенә, форматына килгәндә, ул – музыкаль, әдәби-мәдәни радио. Аның бөтен идеясе, концепциясе, эчтәлеге – 8 сүзгә: “Һәрбер өйгә таныш көйләр, милли моңнар һәм Китап” шигаренә сыеп беткән. Бу шигарьдән аңлашылганча, радионың музыкаль өлешен һәр татар балачактан күңелендә, хәтерендә йөрткән, һәр йортта табыннарда, мәҗлесләрдә, моңсу шартларда яңгыраган җырларның өлешчә элеккеге, ә башлыча заманча яңгырашлы үрнәкләре урын алган. “Китап” өлешенә исә бүгенге көн өчен актуаль булган тезмә һәм чәчмә әдәби әсәрләр, һәртөрле белешмәви, энциклопедик мәгълүматлар, кызыклы кыска фактлар, юмор-сатира, канатлы сүзләр, #киңәшкитабы, #тәмлекитап, #тарихкитабы, #китапсүзе... гомумән, “китап” төшенчәсе үзенә нәрсәләр сыйдыра ала, шулар керәчәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев