Минзәләнең 3 оешмасында бер көндә 118 кеше вакцина ясатты
Көн темасы

Минзәләнең 3 оешмасында бер көндә 118 кеше вакцина ясатты

Минзәлә район үзәк хастаханәсенең поликлиниканың өлкән шәфкать туташы Марина Калганова “Мензелинсксервис” ҖЧҖ эшчеләренә дә вакцинация ясады. Биредә аңа оешманың шәфкать туташы Резеда Исламова да булышты.

Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”

Марина Калганова:

- Әлеге оешмада вакцинаның икенче дозасын -30 кеше, ә беренчесен 10 кеше ясатты, - дип хәбәр итте.

 Бу ике шәфкать туташы шулай ук "Олимп" спорткомплексында вакцинаның беренчесен-10, ә икенче дозасын-28 кешегә, “Коммуналь челтәрләр” АҖ эшчеләренә дә беренче дозасын 10, икенче дозасын- 30 кешегә ясадылар. Шулай итеп бер көндә өч оешмада барысы 118 кеше вакцина  кадатты. 

 Таҗлы вирустан саклануның бердәнбер юлы-вакцинация.  Моңарчы вакцинага ышанмаган кешеләрнең дә ашыга-ашыга вакцина ясатулары аның кирәклеген аңлауларын күрсәтә. 

 

 

 


Нет комментариев