Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләнең сайлау участокларында гриппка каршы вакцинация ясала

17-19 сентябрьдә – РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау көннәрендә Минзәлә районының кайбер участокларында гриппка каршы вакцина ясатырга мөмкин.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Хастаханә, 2 нче һәм 3 нче мәктәп биналарында урнашкан сайлау участокларында район хастаханәсе табиблары төркемнәре эшли инде, аларда йөзәр доза вакцина бар. Хастаханәдә теләгән кешеләр ковидка каршы да вакцинация ясата алалар. Гриппка каршы прививка авылларда да ясалачак. Кайсы авылларда бар икәнен соңрак хәбәр итәрбез. Прививка ясату сайлау участоклары эш сәгате кебек иртәнге 8.00 дән кичке 20.00 га чаклы булачак.

Ләйлә Нуртдинова, хастаханәнең баш шәфкать туташы:

–Без эшебезнең бу формасын райондашлардан ишеткән тәкъдимнән соң кулланырга булдык. Гриппка каршы прививка ясату үзебезнең сәламәтлегебезне кайгырту дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев