Муса Җәлил - шәһәребез тарихында зур урын алып тора
Көн темасы

Муса Җәлил - шәһәребез тарихында зур урын алып тора

Бүген без үзебезнең бөек шагыйрь,Советлар Союзы Герое, Муса Җәлилне искә алабыз. Патриот-шагыйрь Муса Җәлил Минзәлә шәһәре тарихында зур урын алып тора.

(Дилфас Галиев, «Минзәлә-информ»)

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры инициативасы белән менә дүртенче ел рәттән — җәлилчеләр җәзаланган көн уңаеннан, шәһәребездәге Муса Җәлил исемендәге паркта каһарман шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салып, тантаналы чара һәм театр артистлары көче белән әзерләнгән кичә узды. 

Быел Муса Җәлил һәм аның тарафдарлары җәзалап үтерелүенә 80 ел тулды. Чарада район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев чыгыш ясап, аның батырлыгы бервакытта да онытылмас, шәһәребез паркы аның исемен йөртә, 2017 елда аның бюстын яңарттык, диде.һәм әлеге чараны оештырган өчен Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективына рәхмәтен җиткерде.

Муса Җәлил музее директоры Энҗе Данилова үз чыгышында 1944 елның февраль аенда Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд булуы, фашистик хәрби суд аларны «дәүләткә каршы җимерү эше» алып баруда гаепләп үлем җәзасына хөкем ителү хакында кабат искәртте. Шул ук елның 25 нче августында Плетцензе төрмәсендә 11 җәлилченең өч минут аралыгында гомере өзелүен ассызыклап үтте. 

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры Илнур Гайниев чыгыш ясап болай диде:

-Муса Җәлил монда полит укуга килеп, Минзәлә театры белән ныклап эшләгән шагыйрь. Менә 4 ел рәттән шушы матур чараны оештырабыз. Аның бюстына чәчәк салу гына түгел, артистларыбыз патриотик җырлар һәм шигырьләр белән дә чыгыш ясыйлар. Киләчәктә мондый чара дәвамлы булсын, аны яшь буынга тапшыру да зарури.


Театр артистлары каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең шигырьләрен укып, аның сүзләренә язылган җырларны җырлап, аның тормыш юлын һәм иҗатын тамашачылар хәтерләрендә яңарттылар.


Нет комментариев