Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Нәниләр дә, өлкәннәр дә кышкы позитив алды

Ниндидер өметләр белән каршы алган Яңа елның беренче көненнән соң күңел ничектер моңсуланып калгандай була.

 Әмма ул беразга гына, чөнки бәйрәм көннәре дәвам итә ич! Өстәвенә балаларның кышкы каникуллары да! 
 Каникул көннәрендә районыбызда төрле мәдәни-спорт чаралары да планлаштырылган. Бүген шундый чараларның берсе шәһәребезнең М.Җәлил исемендәге паркында үтте. Аны “Веста” күппрофильле яшьләр үзәге коллективы оештырган. 
Көннәр озыны өйдә, компьютер артында яисә телевизор карап кына утырырга димәгән– кышкы көннәр үтеп киткәнче аның хозурлыгына күмелеп алырга да вакыт табарга кирәк. Кышкы позитив алды бу юлы да “Веста” үткәргән төрле кызыклы конкурслардан торган “Исәнме, Яңа ел!” дигән күңел ачу чарасында катнашучы балалар да, өлкәннәр дә. 
Ә сез быел нинди кызыклы чараларда катнашырга җитештегез? Анда алган тәэсирләрегез белән безнең белән дә уртаклашыгыз, хөрмәтмле минзәләлеләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев