Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры труппасы яшь артистлар белән тулыланды.
Театр коллективына профессиональ театр белеме алган өч яшь артист — Эльза Кәримова, Алмаз Гарапов һәм Алина Мансурова кушылды. Эльза Кәримова Казан шәһәрендә туып-үскән. Ул Ш. Х. Биктимеров исемендәге Казан театр училищесын (техникумын) тәмамлаган.
Алмаз Гарапов Пермь краеның Барда районы Барда авылыннан. Ш. Х. Биктимеров исемендәге Казан театр училищесында (техникумда) белем алган. Алина Мансурова Тукай районының Борды авылында туган. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлаган.
Яшь артистлар инде театрның иҗади тормышына актив кушыла һәм тамашачыга үзләренең осталыкларын күрсәтергә әзерләнә. Артистларга иҗади уңышлар, кызыклы рольләр, илһам һәм тамашачы мәхәббәте телибез! Театр коллективы 25 август көнне М.Җәлил паркында җәлилчеләрне искә алу чарасы уздырды. Тәҗрибәле артистлар белән бергә анда яшь артистлар да оста чыгыш ясады.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев