Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Өлкәннәр декадасы уңаеннан районда узучы чаралар планы

1-10 октябрь көннәрендә районда өлкәннәр декадасы бара.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Октябрь мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза.

3 октябрь көнне көндезге 10.00 сәгатьтә барлык өлкәннәр өчен район мәдәният сараенда концерт була. Шул ук көнне кич белән 17.00 сәгатьтә С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры “Син кайда идең?” хәйрия спектаклен күрсәтә.

Шулай ук өлкәннәр өчен һәр микрорайонда ишегалды концертлары да уза:

4 октябрь көнне сәгать 10.00 да Изыскательләр урамы 2/1, 2/2, 2/3 йортлары ишегалдында;

12.00 сәгатьтә Садак микрорайонында;

16.00 сәгатьтә Нефтьчеләр паркында.

5 октябрь көнне сәгать 10.00 да Изыскательләр урамы 4/10 йорты ишегалдында;

12.00 сәгатьтә Җиңү паркында.

6 октябрь көнне сәгать 10.00 да Гурьянов урамы 104 нче йорт ишегалдында;

12.00 сәгатьтә Либкнехт урамы 72 нче йорт ишегалдында.

Декада дәвамында өлкәннәр “Юбилейный”, “Олимп”, “Юность” спорт комплексларына, музейга бушлай йөри алалар.

3-5 октябрь  көннәрендә шәһәр маршрутында бушлай йөрү булдырыла.

1, 2, 8, 9 октябрь көннәрендә өлкәннәр өчен мунча бушлай эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев