Ветераннар советы каршында эшләп килүче «Мәдәни җомга» иҗат берләшмәсе «Батырлык даны мәңгелек...» дигән концерт куйды.
Ватанны саклаучылар елы уңаеннан һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тематик концертка кыска вакытка ялга кайткан Минзәләдән, Тупачтан, Шикәрле-Каеннан, Тәкермәннән, Куяннан, Исәнголдан, Кадрәктән, Җәмәктән, Гөлектән махсус хәрби операциядә катнашучылар, әниләре, гаилә әһелләре килде.
— Концерт Балалар сәнгать мәктәбендә укучылар көче белән куелды. Укучым Сафина Гимазетдинова үзенең әтисенә багышлап фортепианода концерт номеры белән чыгыш ясады, — дип хәбәр итте «Мәдәни җомга» берләшмәсе җитәкчесе, концертны алып баручы Роза Фәхертдинова.
Нет комментариев