Редакция хезмәткәрләре башкалар белән утын әзерләде
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү һәрберебезнең бурычы.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илфар Халиков безне өмәгә чакыргач бик теләп риза булдык. Өмәдә «Минзәлә-информ» газетасы хезмәткәрләре: Дилфас Галиев, Илшат Вагыйзов, район авыл хуҗалыгы һәм азык —төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Равил Сәйфиев, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Нияз Габдуллин, предприятие шоферы Минсалим Коняхин, Минзәлә дәүләт ат конюшнясы җитәкчесе Илсур Галиев, ат караучы Илшат Нуруллин, ТР Дәүләт техник күзәтчелегенең Минзәлә районы буенча җитәкчесе Ринат Гыйльманов катнаштылар. Утын да ярдык. «КамАЗ» автомашинасына төяп тә озаттык. Безнең көч белән МХОдагыларның гаиләләренә 4 «КамАЗ» автомашинасына төяп утын озатылды. «КамАЗ» автомашинасы белән утынны «Чиста шәһәр» ҖЧҖнең механигы Илшат Салахов илтеп бирде.
Мондый изге гамәл һәрдаим эшләнә. Утын әзерләүдә авыл җирлекләренең ир-ат башлыклары аеруча актив катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев