Рөстәм Саранов чемпионат финалына футболчыларның ике командасын әзерләде
Минзәлә чираттагы республика ярышларын кабул итә
Минзәлә педагогика көллиятенең спорт залында футзал буенча 2014-2015 елгы яшүсмерләр командалары арасында Татарстан чемпионаты старт алды. Финал уеннарында җиңүче исеменә Минзәлә, Апас, Мөслим, Актаныш, Аксубай, Урыссу, Алексеевск, Яңа Чишмә, Базарлы Матак, Теләче, Менделеевск, Чирмешән командалары дәгъва кыла.
Шул ук вакытта Минзәлә һәм Актаныш ике команда белән чыгыш ясый
— Бу бер команда икенчесеннән көчлерәк, яки берсендә өлкәнрәк, яки, киресенчә, кечерәк уенчылар җыелган, дигән сүз түгел. Икесе дә бертигез яхшы уйный. Чемпионат бездә узу мөмкинлегеннән файдаланып, безнекеләрне мөмкин кадәр күбрәк башка районнардан килгән көндәшләре белән уйнатырга карар кылдык, — дип сөйләде «Минзәлә-информ» га «Олимп» спорт мәктәбенең футбол бүлеге тренеры Рөстәм Саранов.
Уеннарның нәтиҗәсен соңрак хәбәр итәрбез, безнең яңалыкларны күзәтегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев