Районда 50 участок сайлау комиссиясе эшли, шуларның берсе – 1983 нче санлы “Садак” сайлау участогында.
(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
“Шатлык” балалар бакчасы бинасындагы сайлау участогында тавыш бирергә килүчеләр өчен куркынычсызлык һәм саклык чаралары тудырылган.
Ишек төбендә үк бахилла киясең. Температураңны үлчәп, ковидка каршы антисептиклар сиптерелә. Сайлаучыларга бушлай медицина битлекләре бирелә.
Ишектән кергәндә тыелган әйберләр юклыгына инану өчен һәрбер сайлаучыны металл эзләү җайланмасы белән полиция хезмәткәре тикшереп кертә. Әлеге сайлау участогында Казаннан килгән полиция хезмәткәре кизү тора.
Сайлау участогында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Минзәләдәге 122 нче янгын частеннән дә хезмәткәрләр чиратлашып кизү тора.
–Сайлаулар имин үтсен өчен без уяу торабыз, – диде бүген кизү торучы 122 нче янгын часте хезмәткәре Илһам Шакиров.
Нет комментариев