Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Сыер саву аппаратлары алу өчен сертификат бүләк иттеләр

«2025-2027 елларда Минзәлә муниципаль районы территориясендә шәхси хуҗалыкларны үстерү» муниципаль максатчан программа буенча шәхси ярдәмче хуҗалыкларында 10 һәм аннан да күбрәк савым сыеры асраучы райондашларыбызны район Сабантуенда савым аппаратлары белән бүләкләделәр.

 

Менә алар: Федор Яикбаев (Калтак ),Радис Хайдаров (Әтрәкле),Васил Закиров (Иске Матвеевка), Мансур Мирзаянов (Исәнгол), Хәлил Мингазов (Югары Тәкермән), Николай Антипов (Югары Тәкермән), Рәвгат Ханов (Иске Мунча), Юрий Козлов (Кадрәк), Ильсур Фаттахов (Җәмәк), Рамил Муллахмәтов (Хуҗәмәт), Ирек Хамматов (Юртау), Ринас Файдров( Иске Иркәнәш), Марсель Кәбиров (Иске Иркәнәш).

Безнең белешмә: былтыргы Сабантуйда биш һәм аннан да күбрәк сыер асраучыларга шундый бәхет тәтегән иде. Быелгы исемлектә былтыр савым аппаратлары алучылар да бар. Чөнки алар савым сыерлары санын арттырганнар.

Уйлаган кешегә саллы факт бу. Әйе, шәхси ярдәмче хуҗалыклардан сөт сатып алу бәясе хәзер 22 сумга калды. Тәҗрибәле кешеләр әйтүенчә, бу сан — сөт җитештерүнең үзкыйммәтенең соңгы чиге! Сыер тоту зыянга эшләү дип санаучылар, симертергә бозау алырга мөмкиннәр. Аларга ярдәм булачак! Бу хакта газетабызның киләсе санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев