Тавышыбызның җаваплылыгын аңлыйбыз
Роберт Шәймарданов (Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры): Без гаиләбездә өч кеше, үзем, тормыш иптәшем Гөлфәния һәм улым сайлауга иң беренчеләрдән булып килдек. Без гаиләбез белән үзебез ышаныч белдергән кандидатларга тавыш бирдек
(Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”)
Сайлауларга битараф кала алмыйбыз, булачак Президентка зур өметләр баглыйбыз. Бүген Татарстанда яшәү өчен дә төрле юнәлешләрдә эшләр өчен дә шартлар тудырылган. Сайлап куйган Татарстанны җитәкләүче Президентыбыз авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючыларга, яшь гаиләләргә йорт төзергә, фатир алырга субсидияләр бирү , тормышны яхшыртуга юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыру буенча эшләрне дәвам итсен иде. Шул ук вакытта мәдәният, сәламәтлек саклау тармагында эшләүчеләрне дә, театр әһелләрен дә онытмасын.
Безнең театр коллективы да гражданлык бурычын үтәр дип ышанып каламын.
Коронавирус авыруы таралмасын өчен өч көнлек тавыш бирү үткәрелә (сайлау участокларында күпләп кеше җыелмасын өчен). Шулай ук 13 сентябрь - Бердәм тавыш бирү көнендә кемнәрдер стационар сайлау участокларына объектив сәбәпләр белән килә алмаган сайлаучылар өчен дә мөмкинлек бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев