Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ун күпкатлы йорт өчен өч ишегалды

“Безнең ишегалды” программасы кысаларында шәһәребезнең Изыскательләр урамындагы 3 нче комплекстагы күпкатлы йортлар ишегалларын төзекләндерү эшләре соңгы ике атнада сизелерлек темп алган.

 (Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

 Район башлыгы Айдар Салахов төзелеш объектларында үткәргән планеркаларның берсе әлеге күпкатлы йортлар ишек алдында барды.

Быелгы программа кысаларында барлыгы 55 мең кв.м ишегалды территориясе төзекләндерелә. Программага кергән 9 ишегалдының өчесе – иң зурлары әлеге Изыскательләр урамында.

–Ишек алларында юлларны асфальтлау эшләре тәмамланып килә. Хәзер балалар мәйданчыкларына МАФлар, уен элементлары урнаштырыла, туфрак кайтарып бераз тигезләп чыгасы урыннар бар, аннары яшелләндерү эшләрен башкарасы, гаражларны тәртипкә китерәсе кала. Шуңа күрә күпкатлы йортларда яшәүчеләр белән берлектә өмәләр үткәрергә планлаштырабыз, –диде Идарәче компания директоры Роман Коротин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев