Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Азат Мәрдәнов - "Икәү яшәүләре күңелле"

Ничек шулай туры килгән диген, Юлларыбыз бергә кисешкән. Син аз гына алдан үтеп китсәң, Йә мин соңга калсам кич эштән, Очрашмаган булыр идек, бәлки, Ят кешеләр кебек һаман да. Йөрер идек халык төркемендә, Дөнья дигән зур бер аланда. Ә мин инде белә идем кебек Бу дөньяда синең барлыкны. Күңелдәге сурәт...

Ничек шулай туры килгән диген,

Юлларыбыз бергә кисешкән.

Син аз гына алдан үтеп китсәң,

Йә мин соңга калсам кич эштән,

Очрашмаган булыр идек, бәлки,

Ят кешеләр кебек һаман да.

Йөрер идек халык төркемендә,

Дөнья дигән зур бер аланда.

Ә мин инде белә идем кебек

Бу дөньяда синең барлыкны.

Күңелдәге сурәт өнгә күчте,

Кем яратсын инде тарлыкны?

Язмыш шулай очраштырган безне,

Кемнәр микән ике җүләр дип.

Ярты-ярты булып яшәсәләр,

Хәсрәтләнеп болар үләр дип.

Сөю бирде ярсу йөрәкләргә,

Яшәсеннәр диеп сөенеп.

Сөю белән килде мең шатлыгы,

Мең хәсрәте килде өелеп.

Ә шулай да, китмә әле, сөю,

Ятим итмә безнең күңелне.

Йөрәк тибешләрен саный-саный

Икәү яшәүләре күңелле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев