Энҗе Усманова - "Күңелемә тимәгез!"
Әдәбият һам сәнгать

Энҗе Усманова - "Күңелемә тимәгез!"

Ялгызлыкны яратканга Бигрәк кыргый димәгез, Мөлдерәмә булып тулган Күңелемә тимәгез! Кыргыйлыкмы? Кайчагында Беркем дә кирәк түгел. Андый чакта уйлый, үлчи, Нәрсәдер эзли күңел. Һәркемгә дә таныштыр ул Яшәүнең мондый чагы. Эзләгәнен күңел табар, Тормыш ямьләнер тагы.

Ялгызлыкны яратканга

Бигрәк кыргый димәгез,

Мөлдерәмә булып тулган

Күңелемә тимәгез!

Кыргыйлыкмы? Кайчагында

Беркем дә кирәк түгел.

Андый чакта уйлый, үлчи,

Нәрсәдер эзли күңел.

Һәркемгә дә таныштыр ул

Яшәүнең мондый чагы.

Эзләгәнен күңел табар,

Тормыш ямьләнер тагы.


Нет комментариев