Фәнзаман Баттал - "Ә тарих елмаеп күзәтә"
Әдәбият һам сәнгать

Фәнзаман Баттал - "Ә тарих елмаеп күзәтә"

Куабыз дөньяны төрлечә - Тәпиләп, үрмәләп, абынып. Көчсезне рәнҗетеп үтәбез, Көчлегә үтәбез табынып. Берәүгә чалабыз аякны, Егалар барганда безне дә. Ниндидер өметләр җилкетә Тормакчы булабыз тиз генә. Табабыз - аз кебек тоела, Туябыз - күз туймый нигәдер. Алабыз - җитмәстер шикелле, Йөрәкләр талпынып тибәдер. Ә тарих елмаеп күзәтә - Гомерләр...

Куабыз дөньяны төрлечә -

Тәпиләп, үрмәләп, абынып.

Көчсезне рәнҗетеп үтәбез,

Көчлегә үтәбез табынып.

Берәүгә чалабыз аякны,

Егалар барганда безне дә.

Ниндидер өметләр җилкетә

Тормакчы булабыз тиз генә.

Табабыз - аз кебек тоела,

Туябыз - күз туймый нигәдер.

Алабыз - җитмәстер шикелле,

Йөрәкләр талпынып тибәдер.

Ә тарих елмаеп күзәтә -

Гомерләр бик җитез үтәдер.

Зиратлар моңая: һәркемгә

Исемле каберташ җитәдер.


Нет комментариев