Гөлназ Миннеханова иҗаты
Гөлназ МИННЕХАНОВА, Тупач авылы Сабый Шыбыр-шыбыр яңгыр ява. Утырам мин ышыкта, Табигатьнең көченә сокланып, Адәм ясаган алачыкта. Чатыртатып яшен сукты Меңгә күк йөзен кисеп. Утырам мин ышыкта Телемне кысып, түзеп. Күпме үлгән тамчы җирдән Агалар елга булып. Нишлим соң!? Булыша алмыйм, Чыга алмыйм мин кояш булып. Мин бит әле сабый...
Гөлназ МИННЕХАНОВА, Тупач авылы
Сабый
Шыбыр-шыбыр яңгыр ява.
Утырам мин ышыкта,
Табигатьнең көченә сокланып,
Адәм ясаган алачыкта.
Чатыртатып яшен сукты
Меңгә күк йөзен кисеп.
Утырам мин ышыкта
Телемне кысып, түзеп.
Күпме үлгән тамчы җирдән
Агалар елга булып.
Нишлим соң!? Булыша алмыйм,
Чыга алмыйм мин кояш булып.
Мин бит әле сабый гына,
Утырам әле ышыкта,
Табигатьнең көченә сокланып,
Бабам ясаган алачыкта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев