Гөлназ ТАЛИПОВА - Әллә ни булды улыма
Әллә ни булды улыма, көйсезләнә, уйнамый. Әтисе уенчык ташый - ә ул никтер юанмый. Инде идәндә аяк та басар урын калмагач, Улым уенчыкларына һич күңелен салмагач, Ирем белән сөйләштек тә, ( киңәшләшмичә түгел), улымның туган көненә алып кайттык бер сеңел. И шатланды улым шундый: сеңленнән күз алмады, апаена күрсәтмәгән бер...
Әллә ни булды улыма,
көйсезләнә, уйнамый.
Әтисе уенчык ташый -
ә ул никтер юанмый.
Инде идәндә аяк та
басар урын калмагач,
Улым уенчыкларына
һич күңелен салмагач,
Ирем белән сөйләштек тә,
( киңәшләшмичә түгел),
улымның туган көненә
алып кайттык бер сеңел.
И шатланды улым шундый:
сеңленнән күз алмады,
апаена күрсәтмәгән
бер уенчык калмады!
Кызым елый башласа да
беренче чаба улым:
я битеннән үбеп ала,
я сыйпап тора кулын.
Үзгәрде-куйды дөньясы,
беркемгә моңсу түгел:
Тормышыбыз ямьгә күмә
Бер абый һәм бер сеңел!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев