Гөлназ Валиева - Серле кич
Кич белән шундый күңелле: Ап-ак энҗе кар ява. Йокыга талган өйләрнең Якты утлары яна. Мин шул серле тынычлыкта Басып торам берүзем. Күктәге йолдыз һәм айга Гел төшә минем күзем. Нигә алар миңа бүген Шулай серле караган? Караңгы-зәңгәр болытлар Якты күкне каплаган. Ай да карый, кар да ява, Болытлар да йөзәләр....
Кич белән шундый күңелле:
Ап-ак энҗе кар ява.
Йокыга талган өйләрнең
Якты утлары яна.
Мин шул серле тынычлыкта
Басып торам берүзем.
Күктәге йолдыз һәм айга
Гел төшә минем күзем.
Нигә алар миңа бүген
Шулай серле караган?
Караңгы-зәңгәр болытлар
Якты күкне каплаган.
Ай да карый, кар да ява,
Болытлар да йөзәләр.
Кар-бураны, ачы җилләр
Үзәкләрне өзәләр.
Күңел хаман икеләнә:
"Төш түгел бу, өндер", - ди,
Йөрәктәге моңсу хисләр:
"Бу бик серле төндер", - ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев