Гөлсинә Фәсхетдинова - «Айлы кичтә»
Айлы кичтә йөрдек су буенда, Тыңладык без елга агышын. Су өстенә төшкән ай нурында Көмеш дулкыннарның тавышын. Күз алдымда тора, айлы кичтә Озата килгәнең капка төбендә. Шундый назлы, сөю карашыңны Саклыйм әле дә, йөрәк түремдә. Айлы кичтә яратып тыңладык Сандугачның өзелеп сайравын. Таң атканда, талгын искән җилдә Каен яфракларының шаулавын....
Айлы кичтә йөрдек су буенда,
Тыңладык без елга агышын.
Су өстенә төшкән ай нурында
Көмеш дулкыннарның тавышын.
Күз алдымда тора, айлы кичтә
Озата килгәнең капка төбендә.
Шундый назлы, сөю карашыңны
Саклыйм әле дә, йөрәк түремдә.
Айлы кичтә яратып тыңладык
Сандугачның өзелеп сайравын.
Таң атканда, талгын искән җилдә
Каен яфракларының шаулавын.
Айлы кичләр, серле кичләр сездә,
Күпме өметләр багладык.
Каушалмасак та, мәхәббәт сүнмәгәнне
Гомер көзләребездә аңладык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев