Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Күңелем бураннары

Күңелем бураннары

Тузгыта шул кайчакта,

Кайларга барып бәрелим,

Йөрәк туктый шул чакта.

Болытлар белән сөйләшсәм

Алар ага да ага.

Сулар да шулай ага бит

Сыймый ярларга таба.

Җилгә куеп биткәемне

Назланыйм дисәм әгәр,

Эттереп алып китте ул

Таулар артына кадәр.

Кояшка елмаеп карыйм

Янә дә күрәсеңме,

Күңелдәге өермәне

Син әллә беләсеңме?

Ул миңа елмаймады,

Нурларын читкә сипте.

Алтын укларын җыеп,

Болыт астына китте.

Яшенгә дәшеп карасам,

Эндәшим икән ничек?

Ярып һаваны үтте

Камчысы белән кисеп.

Айга борылып карадым,

Йөри өстән күзәтеп,

Һәрбер адашкан кешегә

Юлын тора күрсәтеп.

Бернәрсәнең беркемдә дә

Юк икән бит кайгысы.

Кемне гамьсез дип әйтәсез,

Я, әйтегез, кайсысы?

Җилләр исә, яңгыр ява,

Яшен чыжлатып үтә.

Тауларга менә дә кояш,

Аннан баешка китә.

* *

Ак бәсләргә төреп куйган

Табигать бар дөньясын.

Шушы аклык, шушы пакълык

Актарды да ачып салды

Минем күңел дәрьясен.

Шушы аклык, шушы пакълык

Урманнарга әйдәде.

Каен кызларын күр әле

Әйдә, дустым, әйдәле.

Тигәнәк-әремнәре дә

Сыкылы шәл ябынган.

Күпме йөрәк, күпме гашыйк

Шул аклыкка табынган.

Миләшемә бик килешә

Ап-ак яулыгы бүген.

Агачка кызылтүш кунып,

Ашыгып сөйли серен.

Шушы аклык, шушы пакълык

Күчсен сезнең күңелгә.

Хисләрегез ташып торсын

Юлдаш булып гомергә.

Хатын-кыз ямьсез булалмый,

Ул да бит җан иясе.

Кайбер усал бәндәләргә

Килми башны иясе.

Хатын-кыз ямьсез булалмый,

Тарта тормыш арбасын.

Юк сүзләрдән саклагыз сез,

Егылмасын, армасын.

Төртмәсәләр, какмасалар,

Хатын-кыз булмый ямьсез.

Бәгырьләр дә катмас иде,

Дөнья да булмас ямьсез,

Ашлар да булмас тәмсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X