Минзәләгә язлар килә, Ал таңнар, ак иртәләр. Ак чәчәкле иртәләре Бәхетләргә илтәләр. Минзәлә чияләре Ак күлмәк кияр әле. Чәчәкле таңда гүзәлем «Яратам», - дияр әле. Минзәләгә җәйләр килә, Чияләре кызара. Чия алсулыгы күчә Буй җиткән яшь кызларга. Минзәлә чияләре Ал алка тагар әле. «Миңа бул», - дияргә иркәм Кыюлык табар...
Минзәләгә язлар килә,
Ал таңнар, ак иртәләр.
Ак чәчәкле иртәләре
Бәхетләргә илтәләр.
Минзәлә чияләре
Ак күлмәк кияр әле.
Чәчәкле таңда гүзәлем
"Яратам", - дияр әле.
Минзәләгә җәйләр килә,
Чияләре кызара.
Чия алсулыгы күчә
Буй җиткән яшь кызларга.
Минзәлә чияләре
Ал алка тагар әле.
"Миңа бул", - дияргә иркәм
Кыюлык табар әле.
Минзәләгә көзләр килә,
Туй белән урам тулган.
Чия шәраплары белән
Мөлдерәмә тустаган.
Минзәлә чияләре
Шәлләрен эләр әле.
Сөюгә шаһит чияләр
Бәхетләр теләр әле.
Нет комментариев