Минзәлә сәхнәсендә – Лениза Гайнетдинова (Заманова)
Үзебезнең Минзәлә татар дәүләт драма театрында 18 ел хезмәт куйган Лениза Заманованың моннан 13 ел элек капылт кына китүе күпләрне гаҗәпләндергән иде. Ут булды да юк булды, дигәндәй, шуннан бирле аның турында бер хәбәр дә ишетелмәде. Һәм менә, 13 елдан соң, Минзәләдә Ленизабыз пәйда булды. Гадәттә иҗат кешеләре безнең редакциягә...
Үзебезнең Минзәлә татар дәүләт драма театрында 18 ел хезмәт куйган Лениза Заманованың моннан 13 ел элек капылт кына китүе күпләрне гаҗәпләндергән иде. Ут булды да юк булды, дигәндәй, шуннан бирле аның турында бер хәбәр дә ишетелмәде. Һәм менә, 13 елдан соң, Минзәләдә Ленизабыз пәйда булды. Гадәттә иҗат кешеләре безнең редакциягә кагылучан. Лениза да «Минзәлә» мөхәррият-мәгълүмат үзәгенә кермичә калмады. Танышларын күргәч, эмоцияләрен тыеп торалмыйча, аларны кочаклап ала-ала, сагынылган икән, дип үзе турында сөйләп китте. Кайда югалып йөргән соң ул бу елларда? Кыска гына әңгәмәбез вакытында без шушы сорауга җавап табарга тырыштык.
-Минзәлә тамашачысы яратып өлгергән актрисаларның берсенә әверелгән идең, моның өчен күпме көч салынган, күпме хезмәт куелган. Киттең дә бардың. Сине шушы коллективтан китәргә нәрсә мәҗбүр итте ул чакларда, берәр җитди сәбәбе булдымы?
-Иң башта Минзәлә театрында беренче ролем турында әйтеп үтим әле. Ул Туфан Миңнуллинның «Китәр юлың еракмы?» спектаклендә Люция булды. Аны бик уңышлы башкарып чыкканга, театр директоры хезмәт хакымны сиксәннән йөз сумга күтәреп куйган иде. Театр эченә чумып, күпсанлы образлар иҗат итәргә туры килде. Хәер, барысы да минзәләлеләр күз алдында иде бит. Әмма тормышта төрле чаклар була, авырлыклар белән дә очрашасың. Минем белән дә шулай булды. Кем әйтмешли, авырлыклар да, шатлыклар да - бар да үземнеке, үземнең баштан узганнар.
-Кая киттегез, иҗат юлыгызны кай якларда дәвам итәсез?
-Барын да тәфсилләп сөйләсәң, бик озакка китәр, шуны әйтәсем килә: шөкер, әйләнә-тирәбездә яхшы, миһербанлы кешеләр аз түгел. Язмыш мине Уфадагы «Нур» татар дәүләт театрына китерде. Тормышым 2007 елдан бирле шушы театр белән бәйләнгән. Мине сәхнә белән «Нур» театры гына түгел, ә… үз гаиләм дә бәйли. Чөнки ирем Символ Агыйделский - шушы ук театрның әйдәүче артисты. Шуңа да бер-беребезнең спектакльләренә, репетицияләренә йөрү, киңәшләр бирү гадәткә кергән. Әле шушы араларда гына яңа премьера булды: Туфан Миңнуллинның "Гөргери кияүләре" спектаклендә Символ Гөргерине уйнады, ә миңа сиксән яшьлек Палый карчык ролен ышанып тапшырдылар. Мондый рольләрне уйнаганым юк иде әле, әмма барысы да әйбәт башкарылды, премьера уңышлы үтте.
-Әкиятләрдә төп геройлар күңелсез хәлгә юлыкса, аларга ярдәмгә изге тылсымчылар килеп чыга. Сезнең өчен бу тылсымчы - Символмы?
-Әйе, чыннан да шулай булды. Авыр чакларымда ул миңа таяныч, терәк булды. Хәзер дә шулай. Башта без Чаллыда «Символ» эстрада труппасы буларак эш башладык. Ул чакта әле кызым Әдилә педкөллияттә укый, төрле матурлык конкурсларында катнашып җиңүләр яулый иде. Аннары ул Уфа сәнгать академиясенә укырга керде, шул рәвешле безне дә үз артыннан Башкортстанга ияртте.
-Минзәләгә нинди көч тартып китерде?
- Минзәләгә 13 саны тартып китерде. Китүемә 13 ел үткән, кызыбыз Әдиләгә ул чакта 13 яшь булган икән. Моңа кадәр дә мөмкинлекләр, килергә җай чыккан вакытлар булгандыр. Шуннан бирле килгән юк иде. Кыенсынып йөрдемме соң, ниндидер көч каршы килде. Үз-үземә сүз биргән идем: атказанган исем бирсәләр, бармый калмам Минзәләгә дигән идем, шул көннәр җитте. 50 яшем тулган көннәрдә БРның атказанган исемен бирделәр.
Кызганычка каршы, әлеге шатлыклы көннәремне әнием Флёра күрә алмады -быел 31 гыйнварда БР Президенты исем тапшырды, 1 февральдә әнием бакый дөньяга күчте.
Бүгенге көндә мин гаиләмнән дә, тормышымнан да канәгать, күз генә тимәсен. Балаларыбызга килгәндә, минем үземнеке берәү, Символныкылар - икәү, оныкларыбыз дүртәү. Кызым Әдилә быел август аенда Уфа егетенә кияүгә чыкты, Әдиләбез әле телекорреспондент та, БСТ каналының яңалыклар бүлегендә эшли. Киявебез Ришат - бизнесмен.
-Буш вакытлар каламы?
- Иҗат кешеләре өчен «буш вакыт» булмыйдыр ул. Без бер минут та тик тормыйбыз. Без аны файдалы-мавыктыргыч-иҗади эштә кулланабыз: "Символ" эстрада-театр труппасы белән якын-тирәдәге районнарга, шәһәрләргә еш чыгабыз. Туйлар, юбилейлар, төрле кичәләр алып барабыз. Моннан тыш Уфаның 84 нче татар гимназиясендә оештырылган театр студияседә кайнашабыз. Мин әлеге студиянең директоры, Символ - режиссеры. Озакламый Иделкәй балалар региональ фестивале була. Анда чакыру алдык, шуңа әзерләнәбез, Кәрим Тинчуринның "Сүнмәс йолдызлар" спектакле белән фестивальдә катнашырга җыенабыз.
-Шулай да, Минзәлә искә төшәме?
-Берничә ел элек "Жемчужина" санаториесендә ял итәргә туры килде, шунда минзәләлеләр мине күргәч, кочаклап алалар, хәлләремне сораштыралар иде, алар белән сөйләшкәч, үземдә рәхәтлек тоя, күңелем белән Минзәләгә кайтып килә идем. Минзәләдә хезмәт юлымның тәүге адымнары башланды, яшьлек елларым үтте. Шуларны ничек онытасың, Минзәләне бик сагынам.
Безнең өстәмә
13 октябрьдә 19.00 сәгатьтә Минзәлә район Мәдәният йортына "Җаныкаем- җанашым" дигән концерт программасы белән Уфа "Символ" эстрада-театр труппасы килә. Концерт программасында: татар-башкорт драматургиясе, моннан тыш анда төрле көлкеле, шаян күренешләр.
Төп артистлар - барыбызга да таныш булган, кайчандыр Минзәлә театрында 18 ел хезмәт куйган Башкортстанның атказанган артисты Лениза Гайнетдинова (Заманова), Татарстанның атказанган артисты Символ Гайнетдин-Агыйделский, Әдилә Агыйделская һәм Айнур Баянов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев