Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Минзәлә театрына яңа режиссер килде

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрына куючы-режиссер булып Альберт Сәхәбетдинов эшкә килде. Казан мәдәният һәм сәнгать институтының режиссура бүлеген байтак еллар элек тәмамлаган Альберт Сәхәбетдиновның иҗади эшчәнлеге Чаллы курчак театры, соңрак Биклән авылының халык театры белән бәйләнгән, балаларны театр сәнгатенә җәлеп итү буенча эшчәнлеге игътибарга лаек. Г.Остерның әкият-пьесасы...

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрына куючы-режиссер булып Альберт Сәхәбетдинов эшкә килде.

Казан мәдәният һәм сәнгать институтының режиссура бүлеген байтак еллар элек тәмамлаган Альберт Сәхәбетдиновның иҗади эшчәнлеге Чаллы курчак театры, соңрак Биклән авылының халык театры белән бәйләнгән, балаларны театр сәнгатенә җәлеп итү буенча эшчәнлеге игътибарга лаек.

Г.Остерның әкият-пьесасы буенча үзе язган «Как стать богатырём?..» ("Ничек баһадир булырга?..") әсәренә Альберт Сәхәбетдинов репетицияләрне башлап җибәрде. Тәҗрибәле һәм гаять үзенчәлекле режиссерның иҗат юлы Минзәлә театрында да уңышлы булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев