Минзәләдә модельле китапханәләр арта бара
"Бердәм Россия" сәяси партиясе "Авыл китапханәләре" проекты кысаларында яңа, шулай ук гамәлдәге китапханәләрне камилләштерү максатларында аларны заманча җиһазлар белән тулыландыра. Район үзәкләштерелгән китапханәсе һәм районның 26 китапханәсе компьютерлар, югары тизлекле интернет белән тәэмин ителгән. -Авыл китапханәләре аеруча игътибар таләп итә. Аларга игътибарны тагын да арттырып, авылны саклап калуга өлеш кертелә,...
"Бердәм Россия" сәяси партиясе "Авыл китапханәләре" проекты кысаларында яңа, шулай ук гамәлдәге китапханәләрне камилләштерү максатларында аларны заманча җиһазлар белән тулыландыра. Район үзәкләштерелгән китапханәсе һәм районның 26 китапханәсе компьютерлар, югары тизлекле интернет белән тәэмин ителгән.
-Авыл китапханәләре аеруча игътибар таләп итә. Аларга игътибарны тагын да арттырып, авылны саклап калуга өлеш кертелә, - ди үзәкләштерелгән китапханә директоры Әлфия Нәбиева. - Узган ел Калморза авылында күпфункцияле үзәк белән бер түбә астында китапханә ачылды. Быел тагын бер үзәк Яңа Мәлкән авылында ачылачак. Районда дүрт модельле китапханә дә эшли инде.
Безнең районда үзәкләштерелгән китапханәдә, Тауасты Байлар, Югары Тәкермән, Хуҗәмәт авылларында модельле китапханәләр эшли инде. Ә быел исә 5 нчесе - Аю авылында Россия программасы буенча модельле китапханәләр исемлегенә кертелде. Быелның ахырына бу китапханә яңа җиһазлар белән тулыланачак. Аларда эшләүче белгечләргә таләпләр зур - 45 яшькә кадәр югары белеме булган белгеч эшләргә, матди-техник базасы туры килергә тиеш.
Фонд даими төстә яңартылып тора. Китап туплау (шул исәптән фәнни басмалар), вакытлы матбугатка язылу өчен 2011-13 нче елларда федераль бюджеттан акча бирелде (өч ел дәвамында 100 әр мең сум акча бирделәр). Милли китапханә быел 15 исемдәге вакытлы матбугат басмасы кайтарта.
Китапханәләргә йөрүчеләр юк, дигән фикер белән һич килешәсе килми. Бирегә өлкән яшьтәге, урта буын вәкилләре, яшьләр йөри.
-Бабам, әтием китаптан аерылмыйлар. Алар басма вариантка өстенлек бирсә, шәхсән үзем замана баласы буларак электрон басмаларны укыйм, - ди Ангелина Власова.- Бүген энемне беренче тапкыр китаплар дөньясына алып килдем.
Партия проектының максаты да халыкны китап укуга, яңа технологияләрне ныграк үзләштерүгә юнәлтелгән.
Безнең белешмә
Нәрсә соң ул модельле китапханә? "Модельле китапханә" ул әле заманча техника булу гына түгел, әлеге җиһазларны эштә дөрес итеп куллану да. Кеше үзенә кирәкле мәгълүматны фондта сакланучы китаплар арасыннан гына түгел, Бөтендөнья челтәренә чыгып та таба һәм куллана алсын өчен эшләнә бу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев