Минзәләлеләрнең иҗат җимешләре
Альфира МУФТАХОВА, Мензелинск Әнкәемнең куллары Кич дәрес хәзерләп утырам, Янәшәмдә әнкәем. Җөн җегерләп утыра ул Уйнатып орчыккаен. Көнҗәләдән җонын суза, Җитез, йөгрек аның куллары. Гаҗәпләнеп карап торам: Бигрәк матур, тигез җепләре. Үзе җебен суза, үзе моңлы итеп җырлый. Күзләренә тулган яшьләре. Әнкәемнең нигә шулай моңаюын Белә алмый шул бала күңеле....
Альфира МУФТАХОВА,
Мензелинск
Әнкәемнең куллары
Кич дәрес хәзерләп утырам,
Янәшәмдә әнкәем.
Җөн җегерләп утыра ул
Уйнатып орчыккаен.
Көнҗәләдән җонын суза,
Җитез, йөгрек аның куллары.
Гаҗәпләнеп карап торам:
Бигрәк матур, тигез җепләре.
Үзе җебен суза, үзе моңлы итеп җырлый.
Күзләренә тулган яшьләре.
Әнкәемнең нигә шулай моңаюын
Белә алмый шул бала күңеле.
Дәреслегемне ябам да
Утырамын аның янына.
Нигә, әнием, шулай моңланасың, дип
Җөһрәт итмим аннан сорарга.
Шулай утыра торгач
Кулыма тоттырды орчык:
-Әйдәле, кызым, җегәрлә, - ди. -
Утырма тәк борчылып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев