Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Әдәбият һам сәнгать

Минзәләлеләрнең иҗат җимешләре

Әни, әнием, әңкәй....! Нинди сүзләр белән генә эндәшмиләр әниләргә?! Бу сүзләрне берләштереп-АНА дип әйтә алабыз. Ана - бөек исем. Татар халкында әтисез үскән баланы-ярты ятим, ә инде әнисез үскән баланы шыр ятим дип әйтәләр. Бу чыннан да шулай. Төн йокыларын калдырып, күкрәк сөтен имезеп, бар булган җылысын балаларына биреп үстергән...

Әни, әнием, әңкәй....! Нинди сүзләр белән генә эндәшмиләр әниләргә?! Бу сүзләрне берләштереп-АНА дип әйтә алабыз. Ана - бөек исем. Татар халкында әтисез үскән баланы-ярты ятим, ә инде әнисез үскән баланы шыр ятим дип әйтәләр. Бу чыннан да шулай. Төн йокыларын калдырып, күкрәк сөтен имезеп, бар булган җылысын балаларына биреп үстергән бит безне әниләребез. Ләкин күпләребез әниләрнең кадерен үзебез әни булгач кына аңлый башлыйбыз шул.
Элек гаиләләрнең күпчелеге күпбалалы булган бит. Биш, алты, хәтта җиде бала тәрбияләп үстергән гаиләләр дә байтак. Мин, үзем дә, алты балалы гаиләдә (ике малай, дүрт кыз) үстем һәм туганнарымның һәркайсы белән горурлана алам. Әнием гомер буе колхозда сыер савучы булып эшләде. Тынгысыз, авыр хезмәте өчен төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә лаек булды, алдынгы сыер савучы исеменә тап төшермәде. Әниебез эшкә чыгып киткәндә без йоклап кала идек, аның кайчан эшкә киткәнен күрми дә идек. Ә инде кич ул эштән кайтканда без йокларга җыеныр идек. Көндезләрен без укуда, кечкенәләребез яследә булыр иде. Хәер, минем үземә яслегә йөрү бәхете татымады. Әллә инде гаиләдә икенче бала булганга, әллә инде ясле булмаганга... Мин төгәлен генә әйтә алмыйм. Ләкин шунысын әйтә алам: ишле гаиләдә үскән балалар эшләп, ярдәмчел булып үсәләр. Элек бит авылларда бианай-биатай белән торган гаиләләр күп иде. Шуңа күрә безнең яшьтәшләребезнең әби-бабалары бар иде. Алар әби-бабаларына иркәләнеп үстеләр. Безгә ансы да насыйп булмады. Әниебезнең әнисе бар иде (94 яшендә арабыздан китте), ләкин ул үзенең төпчек улы гаиләсендә яшәде. Шуңа күрә без аларга, "ерак әбиләргә", барып-кайтып кына йөрдек. Йорт эшләрен башкарганда әти-әниебез һәрчак безгә таяна иде. Безнең барыбызны да эшкә өйрәтеп үстерделәр. Чөнки авылда бәрәңге утырту, күмү, алу һәм печән чабу, утын әзерләү, көтү көтүләр - барысы да балалар белән бергә башкарылды. Без гаиләдә дүрт кыз, һәм һәммәбез дә тәмле ризыклар пешерәбез, чигә-бәйли беләбез. Боларның барысына да безне әниебез өйрәтте. "Эшләвегез минем өчен, өйрәнүегез үзегез өчен" дип әйтә иде ул. Без аңа бик рәхмәтле.
Бүгенге көндә алтыбыз да исән, әниебезнең хәер-фатыйхасы белән, үз гаиләләребез белән, яшибез. Әниебезгә 75 яшь тулды. Аның алты баласы, 11 оныгы, 6 оныкчыгы бар. Гомер буе сыер савучы булып эшләп, аның бер дә зарланганын, бер дә авырып яткан чагын хәтерләмим. Киләчәктә дә Ходай Тәгалә үзенең рәхмәтеннән ташламасын!!!
Җил-яңгырлар тидермичә,
Алты бала үстергән.
Барыбызны да укыткан,
Яшәү өчен көч биргән.
Озын гомер бирсен Ходай,
Безнең белән гомер ит.
"Ана" назын тоеп яшәү
Олы бәхет икән бит!!!

Яратыйк аналарны!!!

"Ана" бит ул-бөек исем,

Такташ шулай атаган.

Аналарны хөрмәт итү,

Калган ата-бабадан.

 

"Әни" диеп дәшү бүген,

Насыйп булсын һәркөн дә.

Аларның озак яшәвен

Теләр иде һәркем дә.

 

Җил-яңгырлар тидермичә,

Әни безне үстергән.

Төн йокыларын калдырып

Яшәү өчен көч биргән.

 

Җир йөзендә әниләрдән,

Һичкем юк, кадерлерәк!

Киләчәктә әниләргә

Булсын гел кадер-хөрмәт.

 

Кайгы-шатлык килде исә,

Аналарга киләбез.

Саулык теләп, алдыгызда

Башыбызны иябез.

 

Гомер буе яши алар,

Бала хакына диеп.

Озын гомер сорыйм сиңа,

Тәңремнән, башны иеп.

 

Ана назы тоеп яшәү

Барыбызга да кирәк.

Мәңге яшәсеннәр иде.

Балалардан-шул теләк!!!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев