Әдәбият һам сәнгать

Рафис Мәүҗиев - «Тынгысыз уйларым»

Йокысыз төннәрем, тынгысыз уйларым Иңемнән тарттылар, урамга чакырып, Йөрибез урамда икебез - уй да мин, Сагышым иярә артымнан ах орып. Йолдызлар күренми: капланган болытлар, Язмышым охшаган караңгы урамга... Давылга ияреп очамын булып кар, Күңелем сусаган давылга, буранга... Йөрәгем пышылдый колакка пошынып: «Чыкма!»- дип кичләрен буранлы урамга, Кайтма дип мең газап...

Йокысыз төннәрем, тынгысыз уйларым

Иңемнән тарттылар, урамга чакырып,

Йөрибез урамда икебез - уй да мин,

Сагышым иярә артымнан ах орып.

 

Йолдызлар күренми: капланган болытлар,

Язмышым охшаган караңгы урамга...

Давылга ияреп очамын булып кар,

Күңелем сусаган давылга, буранга...

 

Йөрәгем пышылдый колакка пошынып:

"Чыкма!"- дип кичләрен буранлы урамга,

Кайтма дип мең газап ияртеп,

Газапка уралган газаплы бер җанга...

 

Фото: www.livejournal.com


Нет комментариев