Рафис Мингалиев - "Юллар, юллар..."
Әдәбият һам сәнгать

Рафис Мингалиев - "Юллар, юллар..."

Юллар, юллар. Борма-борма юллар ... Җаннарыма сагыш саласыз. Кире кайтмас гомер елларыдай, Офыкларга кереп барасыз. Юллар, юллар. Куңел тулы уйлар ... Ашкынасыз кая чамасыз? Качыйм, дисәм, сездән еракларга, Эзләремнән эзләп табасыз. Тукталасы иде, тын каласы, Уткәннәрне искә аласы ... Тик уйларым гына тынгы бирми, Барыр юлым һаман алга әйди: "...

Юллар, юллар.
Борма-борма юллар ...
Җаннарыма сагыш саласыз.
Кире кайтмас гомер елларыдай,
Офыкларга кереп барасыз.

Юллар, юллар.
Куңел тулы уйлар ...
Ашкынасыз кая чамасыз?
Качыйм, дисәм, сездән еракларга,
Эзләремнән эзләп табасыз.

Тукталасы иде, тын каласы,
Уткәннәрне искә аласы ...
Тик уйларым гына тынгы бирми,
Барыр юлым һаман алга әйди:
" Ашык, юлчы, ... ерак барасы! ".


Нет комментариев