Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Саҗидә Сөләйманова - "Янә килдем Минзәләгә"

Минзәлә юллары такыр, диләр... Такырлыгы чынмы, түгелме - Шул юллары менә ничә еллар Һаман тартып торды күңелне. Минзәләдә ярлар матур, диләр... Ялгыз кеше ансын карасын. Койрык кагып чапкан грузовойда Чаллы белән Минзәлә арасын Кайчандыр бер очып үткән идек, Түмгәкләре саен Бер-беребезгә ныграк сыенып, Юлда җыелып яткан кар суының Биткә чәчрәвенә...

Минзәлә юллары такыр, диләр...

Такырлыгы чынмы, түгелме -

Шул юллары менә ничә еллар

Һаман тартып торды күңелне.

Минзәләдә ярлар матур, диләр...

Ялгыз кеше ансын карасын.

Койрык кагып чапкан грузовойда

Чаллы белән Минзәлә арасын

Кайчандыр бер очып үткән идек,

Түмгәкләре саен

Бер-беребезгә ныграк сыенып,

Юлда җыелып яткан кар суының

Биткә чәчрәвенә сөенеп.

Бездән дә бай кеше булмагандыр -

Икебезгә ике чемодан...

Агач өйдән нәни бүлмә алгач,

Шатлык ашкан иде чамадан.

Ашау өстәле дә шул чемодан.

Язу өстәле дә чемодан.

Гел шатлыгы истә.

Борчулары

Сүзсез генә әллә йотылган.

Сыңар чиләк тотып, иртә таңнан

Суга чират тору онтылган.

Гел шатлыгы калган. Язлар саен

Мәктәп кичәләре хәтердә.

Ун ел элек мәктәп бетергәннәр

Унҗидедә кебек хәзер дә.

Минзәләдә юллар такыр, диләр...

Бәхетлеләр өчен такыр ул.

Минзәләдә ярлар матур, диләр...

Сөя белгән өчен матур ул.

Сикәлтәле сиртмә юлларыңнан

Оча-оча килдем мин янә!

Бәхет кошым әллә бер каурыен

Синдә калдырганмы, Минзәлә?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев