Якташларыбызга хөрмәт күрсәтеләме
Районыбызның Урыс авылында яшәүче Габделәдәл Бәдртдиновның безгә язып җибәргән хатында шундый юллар бар: -Минзәлә-Боерган юлыннан барганда Күзкәйгә кергәндә Фәннүр Сафин, Малтабар авылына кергәндә баннерларда Рәшит Гәрәйнең портретлары урнаштырылган. Безнең Минзәлә районында андый хөрмәтләү күренми. Югыйсә, безнең Урыс авыл җирлегендәге өч авылда да андый танылган шәхесләр бар: Гөлектә - Рәфкать Закиров,...
Районыбызның Урыс авылында яшәүче Габделәдәл Бәдртдиновның безгә язып җибәргән хатында шундый юллар бар:
-Минзәлә-Боерган юлыннан барганда Күзкәйгә кергәндә Фәннүр Сафин, Малтабар авылына кергәндә баннерларда Рәшит Гәрәйнең портретлары урнаштырылган. Безнең Минзәлә районында андый хөрмәтләү күренми. Югыйсә, безнең Урыс авыл җирлегендәге өч авылда да андый танылган шәхесләр бар: Гөлектә - Рәфкать Закиров, Урыста (Үрсуда) - Фәнзаман Баттал, Тулбайда - Салисә Гәрәева. Тумыштан сәләте булмаса, кешене укытып кына язучы, шагыйрь ясап булмый, - дип яза ул.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нурһади Гыйльфанов әлеге мәсьәләгә карата үз фикерен җиткерде:
-Иҗат кешеләренә хөрмәтләүнең чагылышына шушы бер мисал аша нәтиҗә ясау белән килешеп бетмим. Шагыйрьләр, язучыларга шәхсән мин үзем зур хөрмәт белән карыйм. Әле соңгы араларда гына "Минзәлә" ММҮдә Фәрит Миргалимовның (Тауасты Байлар авылы), Клавдия Обухованың (Минзәлә шәһәре) шигырьләр җыентыгы нәшер ителде. Авторлар финанс ярдәме сорап район башлыгы Айдар Салаховка мөрәҗәгать иткәннәр иде, гозерләре канәгатьләндерелде.
Мәктәпләрдә, уку йортларында танылган шәхесләребезнең музейлары, аларга багышланган махсус почмаклар булдырылган. Әйтик, педкөллият музеенда Гөлшат Зәйнашеваның иҗатына кагылышлы материаллар урнаштырылган. Киләчәктә Гөлшат Зәйнашеваның иҗатына багышланган районкүләм чарага башка районнарны да чакырып аны республикакүләм итеп үткәрсәк, бик әйбәт булыр иде. Шушы хакта мәдәният министрына хат юлладык, җавап көтәбез. Узган ел Салисә Гәрәеваның юбилеена да район үзәгеннән бер төркем делегация барып шагыйрәне котлап, район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләк тапшырып кайттылар. Бу чаралар хөрмәтләү түгелмени?
Әдәбият, сәнгать өлкәсендә генә түгел, башка өлкәләрдә дә үзләренең эшләре белән ниндидер эз калдырган, танылган якташларыбыз - безнең горурлыгыбыз ул. Андый шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү бик мөһим, аларның иҗатлары, аларның эшчәнлекләре киләчәк буынга мирас итеп калдырылырга тиеш. Әйтик, райондагы өч мәктәп Рәмзис Кагиров, Хәниф Хөсәенов, Габделхәй Сабитов, балалар китапханәсе Рәшит Гәрәй кебек танылган шәхесләрнең исемнәрен йөртә.
Күрше районда үзләренең якташларына карата шундый хөрмәт күрсәтелгән икән, бик тә яхшы, әлеге адымнары хуплауга лаек, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев