Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Әдәбият һам сәнгать

Яшибез шулай бергәләп бик матур һәм бик тату

Алсу Ханова, 3нче урта мәктәпнең 4нче сыйныф укучысы Минем гаиләм Әти, әни, әбекәй, Сеңлем - Адилә, мин - Алсу. Яшибез шулай бергәләп Бик матур һәм бик тату. Песиебез дә бар әле, Исемнәре Ак тәпи, Яман гадәтләре дә бар, Ә кайчакта бик тәти. Бик күңелле шул чагында Ул сикерә - мин...

Алсу Ханова, 3нче урта мәктәпнең 4нче сыйныф укучысы

 

Минем гаиләм

Әти, әни, әбекәй,

Сеңлем - Адилә, мин - Алсу.

Яшибез шулай бергәләп

Бик матур һәм бик тату.

 

Песиебез дә бар әле,

Исемнәре Ак тәпи,

Яман гадәтләре дә бар,

Ә кайчакта бик тәти.

 

Бик күңелле шул чагында

Ул сикерә - мин чабам,

Йоклаганда мыр-мыр килә

Шул гадәте бик яман.

 

Сеңлем Адиләне кайчак

Битен тырнап елата

Ул бит сине сыйпый гына,

Елама, дип юатам.

 

Әбекәй әйтә: "Без яшь чакта

Песи өйдә ятмады,

Азык эзләп үзенә

Чолан янын "саклады".

 

Күселәргә, тычканнарга

Һич тынгылык булмады,

Сирәк-мирәк кенә алар

Чоланнан май урлады.

 

Әнием әйтә, дөнья хәзер

Танымаслык үзгәрде:

Песи китекит ашарга

Бүген кашык эзләде.

 

Мин аларның сүзен тыңлыйм

Хәйран калып, шаккатып.

Песи телевизор карый

Ак тәпиенә таянып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев